Тәтеш төбәгенең нумизматик һәм эпиграфик истәлекләре (Нумизматические и эпиграфические памятники Тетюшского края)
Ключевые слова:
нумизматика, эпиграфические памятники, история Тетюшского края, история татарского народа, история Волжской БулгарииАннотация
Хәзерге Тәтеш, Апас, Кама Тамагы һәм Буа районнарының бер өлешен үз эченә алган Тәтеш өязе – Идел буеның мөһим регионнарының берсе. Хезмәттә әлеге территориядә барлыкка килгән тарихи истәлекләр карала. Автор өйрәнүдә территориаль чикләрне билгеләү өчен «Тәтеш төбәге» дигән термин куллана. Бу җир – Идел буе Болгар дәүләтенең бер өлеше булган, ул шулай ук Җүчи Олысы вакытында да төрки-татарлар дәүләтенең мөһим бер үзәге булып калган. Кызганычка каршы, озак вакыт төрки-татарларның тарихи истәлекләрен өйрәнү хәзерге Болгар шәһәре һәм аның тирәлеге белән генә чикләнелде, ә дәүләтнең Идел елгасының уң ягында урнашкан өлеше хаксыз рәвештә күләгәдә кала килде.
Нумизматик материаллар һәм эпиграфик истәлекләр аша Тәтеш төбәгенең күпкырлы тарихын тирәнрәк һәм киңрәк өйрәнү, шулай ук аның Идел буе Болгар дәүләте һәм Җүчи Олысы тарихында әһәмиятен күрсәтү максаты куела. Эшне бу юнәлештә алып баруның актуальлегендә шик юк, чөнки тарихи чыганакларны комплекслы өйрәнү регион тарихы өчен генә түгел, ә, татар тарихында аз өйрәнелгән сәхифәләрне тулыландыруга да мөмкинлек бирә.
Мәкаләдә төп игътибар нумизматик материалларны карауга юнәлдерелгән. Тәтеш, Апас районы җирлегендә тарихи яктан мөһим булган тәңкә хәзинәләре табылган, фәндә алар «Каратун хәзинәсе» һәм «Әтрәч хәзинәсе» дип исемләнгән. Шулай ук Тәтеш төбәгенең башка авылларында да көмеш тәңкәләр очрый. Тикшерүчеләр тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтенең тәңкә сугу урыны болгар шәһәре Шонгат (хәзерге Тәтеш районы җирләре) янында булган. Мәкаләнең икенче өлешендә элекке Тәтеш өязе җирләрендә Идел буе Болгар һәм Җүчи Олысы чорларына караган эпиграфик истәлекләр комплексы билгеләнә, шулай ук татарларның бабаларың борынгы зиратлары булган урыннар күрсәтелә.
(Тетюшский уезд, который включал в свой состав территории современных Тетюшского, Апастовского, Камско-Устьинских районов и часть Буинского района Республики Татарстан, являлся примечательным регионом Поволжья. В данном исследовании рассматриваются исторические памятники, сохранившиеся на этой земле, а для обозначения территориальных границ изучения автор употребляет термин «Тетюшский край». Эта земля являлась частью Волжской Булгарии, а также она оставалась важным центром государства тюрко-татар и в период Джучиева Улуса. К сожалению, долгое время изучение исторических памятников тюрко-татар ограничивалось лишь территорией современного города Болгар и его окрестностей. Исторические артефакты, созданные в правобережной части государства, незаслуженно оставались в тени.
Цель данного исследования – через нумизматические материалы и эпиграфические памятники осветить историю Тетюшского края, подчеркнуть его значимость в истории Волжской Булгарии и Джучиева Улуса. Актуальность исследования в данном направлении не вызывает сомнения, так как комплексное изучение исторического материала дает возможность детально изучить историю не только этого региона, но и восполнить малоизвестные страницы истории татарского народа.
В статье основное внимание направлено на рассмотрение богатого нумизматического материала. На территории Тетюшского, Апастовского районов были найдены исторически важные сокровища монет, которые в науке получили название «Каратунский клад» и «Атрясовский клад». Также и в других деревнях Тетюшского края были обнаружены серебряные дирхемы. Исследователями установлено, что монетный двор Волжской Булгарии располагался вблизи булгарского города Шонгуты (ныне территория Тетюшского района). Во второй части статьи автор делает попытку определить комплекс эпиграфических памятников времени Волжской Булгарии и Джучиева Улуса на территории бывшего Тетюшского уезда и обозначить места древних кладбищ предков татар.)
Библиографические ссылки
Ахмаров Г. Отчет о поездке с археологической целью летом 1909 года в Свияжский и Тетюшский уезды Казанской губернии // ИОАИЭ. 1910. Т.XXVI. Вып.4. С.398–408.
Әхмәрев Г. Иске зиратлар хакында // Азат. 1906. 30 март.
Гайнетдин Әхмәрев: тарихи-документаль җыентык. Казан: Хәтер, 2000. 384 б.
Гумаюнов С.В., Евстратов И.В. Шонгат – неизвестный монетный двор Золотой Орды // Одиннадцатая Всероссийская нумизматическая конференция. Тез. док. и сообщ. СПб.: Гос. Эрмитаж, 2003. С.79–81.
Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан: Татар. кит. нәшрияты, 1989. 414 б.
Мухаметшин Д.Г. Клады Тетюшской округи // Исследования по средневековой археологии Евразии. Казань: Школа, 2012. С.197–217.
Мухаммадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М.: Наука, 1983. 168 с.
Руденко К.А., Бугарчёв А.И. Археологические и нумизматические находки из окрестностей села Большие Атряси (Тетюшский район РТ) // Поволжская археология. 2015. №3 (13). С.156–175.
Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория. Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. 217 с.
Федоров-Давыдов Г.А., Мухаметшин Д.Г. Каратунский клад дңучидских монет XIV века. Том 1. Казань: Изд-во Казан. ун-та «Палеограф», 2018. 386 с.
Халиков А.Х. Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария. Казань: Фэн, 1994. 168 с.